Идел Болгарстанында почта хезмәте унынчы гасырда ук гамәлдә булган

Идел Болгарстанында почта хезмәте унынчы гасырда ук гамәлдә булган

(Ульяновски, 13 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Шәһри Болгар дәүләт тарихи-археологик тыюлыгы музеенда «Урта гасырлардагы Идел буеның почтасы турында» дип исемләнгән китапны тәкъдир итүгә багышланган чара үткәрелде. Әлеге китап федераль почта хезмәтенең Ульяновски өлкәсе буенча идарәсе ярдәме белән нәшер ителгән.

Китапның авторы – Россия филателистлар берлегенең Ульяновски төбәк бүлекчәсе рәисе, өч дистә елдан артык стажы булган почта хезмәткәре һәм археолог, гарәп сәяхәтчеләре һәм рус елъязмачылары истәлекләрен тикшерүче Демид Устинов.

- Һичшиксез, барлык почта хезмәткәрләре, филателистлар һәм төбәгебез тарихы белән кызыксынучылар бу китапны олы бүләк рәвешендә кабул итәчәкләр. Югыйсә, бүгенге көнгә кадәр урта гасырларга караган Урта Идел буеның почтасы тарихы турында бер генә басма да дөнья күргәне юк иде әле, - диде федераль почта хезмәтенең Ульяновски өлкәсе буенча идарәсе башлыгы Константин Долинин.

Бу китап үзенең ачышлары, тикшеренүләре һәм тарих фәненә җитди яңалыклар кертүе белән, чынлап та, тиңдәшсез басма булырлык.

Мәсәлән, почта хезмәтендә кыңгырауны унөченче гасырда куллана башлау (моңа кадәр бу әйбер уналтынчы-унтугызынчы гасырларда гына файдалануга кергән дип санаганнар) турындагы мәгълүматлар, чын мәгънәсендә, зур фәнни ачыш сыйфатында кабул ителә. Җыентыкта түбәсе ябылган олаулар һәм көймәле арбаларның уналтынчы гасырдан кулланыла башлавына да (әлегә чаклы алар унсигезенче гасырдан кулланылган дип исәпләгәннәр) ышанычлы дәлилләр китерелә.

Китап авторы Идел Болгарстанында почта хезмәтенең унынчы гасырда ук гамәлгә куелуын да беренче мәртәбә ышанычлы рәвештә раслый. Ә «җибәрелә торган почта» һәм «әкәмәтле почта» дигән терминнар бу китапта унөченче гасырга кадәрге чорга карата кулланыла. Әлеге китапта беренче тапкыр пломба төшенчәсенә төгәл аңлатма бирелә һәм шулай ук Идел буеның урта гасырлардагы почтасы тарихы чорларга бүлеп күрсәтелә.