Бүген “Татар-информ” агентлыгында Бөтендөнья донор көне уңаеннан видеоконференция узачак

Бүген “Татар-информ” агентлыгында Бөтендөнья донор көне уңаеннан видеоконференция узачак

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн режимында Бөтендөнья донор көне уңаеннан видеоконференция узачак.

Видеоконференция 14.10 сәгатьтә башлана. Телестудиягә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева, Республика кан салу станциясе баш табибы Евгений Сидорук, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсе башлыгы Ирина Малышева һәм Россиянең мактаулы донорлары – Валерий Софронов, Людмила Сәйфетдинова, Роман Шәрәфетдинов кунакка киләчәк.

Матбугат конференциясендә катнашырга теләге булган журналистлар 14.00 сәгатьтә ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгына (Академия урамы, 2, 4нче кат) килә ала.