Валерий Власов Самарада РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөтенроссия җыенында катнаша

Валерий Власов Самарада РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөтенроссия җыенында катнаша

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 13-17 июньдә Самарада РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органнары, министрлык территориаль органнарының янгын сүндерү оешмалары идарәсе, төбәк үзәкләренең кече суднолар буенча дәүләт инспекторлары бүлеге башлыклары һәм РФ субъектларының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторларының өйрәтү-методик җыеннары була. Анда РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча башлыгы, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов, ТР кече суднолар буенча баш дәүләт инспектор Сергей Салин һәм РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең оператив эш итү идарәсе башлыгы Виктор Филиппов катнаша.

Җыеннарда Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2006 елның беренче ярты еллыгы эшенә нәтиҗә ясала һәм министрлыкның системасын үзгәртеп кору өчен төп бурычлар билгеләнәчәк. Моннан тыш, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм “РФда җирле үзидарәнең төп принциплары турында”гы 131нче федераль законны гамәлгә ашыру методикасын эшкәртү планлаштырыла.

Иртәгә өйрәтү-методик җыеннарны ачу тантанасы була. Россия төбәкләре вәкилләре алдында РФ гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Юрий Воробьев чыгыш ясаячак. Киңәшмәдә территориаль сәясәт департаменты директоры Юрий Ковалев, Кече суднолар буенча дәүләт инспекторлары идарәсе башлыгы Владимир Антонов һ.б. катнаша.

Җыеннар үткәрү көннәрендә проблемалы мәсьәләләр буенча “түгәрәк өстәлләр” планлаштырылган, аларда төрле гадәттән тыш хәлләр, аларны бетерү чаралары, норма-хокук базалары нигезләрен белү буенча инструктор-методик дәресләр каралган. Моннан тыш, чарада катнашучылар физик әзерлек буенча хисап бирергә тиеш.