Узган ялларда Казанда булган юл-транспорт һәлакәтендә 45 кеше зыян күргән

Узган ялларда Казанда булган юл-транспорт һәлакәтендә 45 кеше зыян күргән

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ялларда Казанда 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәтләр нәтиҗәсендә, Бер кеше үлгән һәм 45е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләр арасында 2 бала бар, дип хәбәр итә Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Якшәмбе Мәскәү-Уфа трассасында зур тизлек белән баручы «Раф» автомобиле 1963 елгы хатын-кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә, зыян күрүче алынган җәрәхәтләрдән үлгән.

11 июньдә 11 сәгатьтә Эсперанто урамы буенча Калинин урамы юнәлешендә баручы «ВАЗ-21093» автомобиле юл бирмәү сәбәпле, «ВАЗ-2114» автомобиленә бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике йөртүче һәм бер пассажир тән җәрәхәтләре алган. Шул ук көнне 21.00 сәгатьтә Пушкин урамында «ВАЗ-2114» һәм «ВАЗ-21093» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә «тугызлы» модельле автомобиль йөртүчесе һәм «ВАЗ-21093» пассжиры зыян күргән.

Узган тәүлектә башкалада 2156 йөртүче һәм 808 кеше юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 47 йөртүче транспорт белән исерткеч эчемлек кулланган килеш идарә иткән өчен тоткарланган.