Татарстан энергетиклары Түбән Камада очрашты

Татарстан энергетиклары Түбән Камада очрашты

(Түбән Кама, 13 июнь, "Татар-информ", Наталья Реджеп-Алиева). Түбән Кама бер көнгә Татарстан энергетиклары өчен спорт аренасына әверелде. 10 июнь көнне “Олимпийский” спорт комплексы һәм “Шинник” стадионы базасында энергетиклар профсоюзы хезмәт коллективлары арасында бишенче спартакиада исәбенә финал ярышлары узды.

Түбән Камага Татарстанның төрле почмакларыннан унбишләп предприятие вәкилләре җыелды. Алар иң көчле гроссмейстерны ачыклады, мини-футбол, волейбол уйнады, шулай ук үзләрен йөгерештә сынады. Мини-футболдан кала өч дисциплина буенча беренче урыннарны ярышларның хуҗасы – “Түбән Кама ТЭЦы” спортчылары алды. Ә мини-футбол буенча иң яхшы күрсәткечкә “Зәй ГРЭСы” хезмәткәрләре иреште.