Республиканың төп Сабан туе Яшел Үзәндә үтәчәк

Республиканың төп Сабан туе Яшел Үзәндә үтәчәк

(Яшел Үзән, 13 июнь, “Татар-информ”, Ольга Савельева, Дмитрий Катаргин). Яшел Үзәндә Сабан туе быел Татарстанның төп мәйданы булачак. 17 июньдә бирегә республиканың күп санлы кунаклары килүе күздә тотыла. Димәк бәйрәм үзе дә онытылмаслык булыр дип көтелә.

Мәйданда аракы сатылмаячак. Ул якын-тирәдә урнашкан кибетләрдә дә булмаячак. Дөрес, сыра сату каралган. Мәйданда хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек бара. Аның сценарие да сер пәрдәсе белән капланган диярлек. Шулай да “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Яшел Үзәннең мәдәният идарәсендә бәйрәмнең төп мизгелләре турында сөйләделәр.

Бәйрәм 10.35 сәгатьтә халык әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән тамаша белән башлана. 11.40та – авиашоу, 12дә – милли көрәш башлана. Ипподромда бу вакытта атлар парады һәм чабышлары, трассада мотокросс узачак.

Сабантуй кунаклары алдында Татарстан Республикасының сәнгать осталары, шул исәптән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чыгыш ясавы көтелә. Мәйданда барлыгы алты концерт мәйданчыгы урнаштырылачак, аларның һәрберсендә бәйрәм кунакларын уен-көлке, бәйгеләр көтә.

“Балалар Сабан туе” мәйданчыгы оештырыла, “Остакуллар кала”сында гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен тамаша кылырга мөмкин булачак. “Туган авыл”да татар, мари, украин һәм башка милләт ашлары, уеннары һәм концертлары каралган.