Кама Аланында узган Сабантуй мәйданга бистәнең бөтен халкын җыйды

Кама Аланында узган Сабантуй мәйданга бистәнең бөтен халкын җыйды

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ). Үткән якшәмбедә Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә Сабантуй үтте.

Бәйрәмдә катнашкан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов бистәдә яшәүчеләргә республика Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламләвен укыды. “Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм безнең халык тормышында иң күркәм һәм күңелле вакыйга булып калачак. Ул Җир-ананың уяну билгесе булып тора, игенченең хезмәтенә дан җырлый, безнең халыкның бай, үзенчәлекле мәдәниятен, кунакчылыгын һәм юмартлыгын күрсәтә”, - диелә котлауда.

Дәүләт Советы секретаре Валентина Липужина Кама Аланлы халкын ТР Дәүләт Советы исеменнән котлады. Бәйрәм сәхнәсендә шулай ук Түбән Кама районы муниципаль берәмлеге башлыгы Олег Власов һәм Кама Аланы хакимияте башлыгы Игорь Привалов чыгыш ясады. Республика һәм җирле хакимият вәкилләре Кама Аланының алдынгы хезмәтчәннәрен бүләкләде.

Бәйрәмнең концерт программасында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казаннан килгән башка артистлар, шул исәптән балалар һәм яшьләр, шулай ук җирле үзешчән сәнгать төркемнәре катнашты.

Көрәш мәйданына яшь һәм өлкән батырлар чыкты. Сабантуйның абсолют батыры булып Руслан Гафиятуллин калды.