Июньдә Татарстан сулыкларында 6 кеше батып үлгән

Июньдә Татарстан сулыкларында 6 кеше батып үлгән

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 1-11 июньдә Татарстан сулыкларында 6 кеше батып үлгән, алар исәбендә бер бала да бар. Коткаручылар бер кешенең гомерен саклап калган. Моннан тыш, күрсәтелгән чорда 3 кеше суда югалган, аларның үле гәүдәләре бүгенге көнгә кадәр табылмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына бүген ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Соңгы фаҗигале хәл Казанның Урта Кабан күлендә кичке сәгать бишләр тирәсендә теркәлгән. 1966 елда туган ир-ат исерек килеш җиһазландырылмаган урында коенырга уйлаган һәм батып үлгән. Аның үле гәүдәсен ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы водолазлары чыгарган һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган.