“Җиңү” Бөтенроссия хәрби-патриотик уены финалында Татарстаннан ике төркем катнашачак

“Җиңү” Бөтенроссия хәрби-патриотик уены финалында Татарстаннан ике төркем катнашачак

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). 27 июльдән 2 августка кадәр Казанда узачак “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-патриотик уены финалында Татарстан данын Чаллы һәм Тәтештән ике төркем яклаячак.

10-11 июнь көнне Казан югары хәрби командирлар училищесында үткән “Аҗаган - 2006” хәрби-спорт уены финалында Тәтеш, Чаллы, Бөгелмә, Чистай, Балтач һәм Казанның Идел буе районыннан 6 төркем катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча беренче урынны Чаллы егетләре, икенче урынны Бөгелмә вәкилләре, өченче урынны Тәтеш төркеме яулады.

“Татар-информ” агентлыгына ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-патриотик уены финалында Татарстаннан Чаллы һәм агымдагы елның май аенда Волгоградта узган бөтенроссия кадетлар мәктәпләре арасында ярышларда җиңгән Тәтеш төркемнәре катнашачак. Шулай итеп, Татарстан көндәшләре алдында зур өстенлек алган.