Билбау көрәше буенча Халыкара федерация президенты Риф Гайнанов - ЮНЕСКО да спортның милли традицион төрләре буенча киңәшче

Билбау көрәше буенча Халыкара федерация президенты Риф Гайнанов - ЮНЕСКО да спортның милли традицион төрләре буенча киңәшче

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Агымдагы ел башыннан Халыкара оешма саналган ЮНЕСКО милли спорт төрләрен пропагандалау йөзеннән, билбау көрәшенә бәйле чараларны финанслауга алынды. “Һәм билбау көрәше буенча Бөтенроссия, шулай ук Халыкара федерация президенты Риф Гайнанов, анда киңәшче сыйфатында кабул ителде. Ул спортның милли традицион төрләре буенча эш алып бара”, - ди Халыкара федерация башлыгы киңәшчесе Марк Либерман.

Инде хәбәр ителгәнчә, ЮНЕСКО каршында физкультура һәм спорт буенча дәүләтара комитет бар. Анда ике төркем эшли. Аның беренчесе, физик тәрбия һәм мәдәният мәсьәләләре буенча. Икенче төркем – “Спорт – тынычлыкны саклау һәм үстерү өчен” , дип атала.

Марк Либерман сүзләренә караганда, Халыкара федерация белән ЮНЕСКО арасында үзара мөнәсәбәтләр турындагы Килешүгә кул куелган. Һәм ЮНЕСКО яклавында берничә чара планлаштырыла. Шуларның берсе – 3-6 ноябрьдә билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты Казахстанның Алматы каласында үткәрелә. Анда шулай ук барча халыкларның традицион көрәш төрләре күрсәтелә. Билбау бәйгесе исә классик һәм ирекле төрдә уздырыла. Мондый чара кысаларында казахларның милли көрәше буенча дөнья чемпионаты - “Казахша курес”ләрен дә оештыралар.

Марк Либерман “Татар-информ” агентлыгына, шулай ук көз көне “Спортның һәм уеннарның традицион төрләре - тынычлыкны саклау, үстерү өчен” темасы буенча конференция дә үтәчәген хәбәр итте.