Бүген Түбән Камада физика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар

Бүген Түбән Камада физика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар

(Түбән Кама, 13 июнь, "Татар-информ", Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Каманың ике мәктәбендә бу уку елында соңгы - физика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Бүген 524 укучы имтихан бирә, аларның яртысыннан күбесе унберенче сыйныф укучылары, калганнары – шәһәрнең махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри лицей студентлары.

Бүген Кама Аланы бистәсендә физика буенча тест үтәләр. Анда районның авыл мәктәпләреннән 80 укучы бердәм дәүләт имтиханы бирә. Иртәгә тест үтәргә билгеле сәбәпләр аркасында килмәгән укучылар өчен резервлы бердәм дәүләт имтиханнары була. Ә дәүләт имтиханын аларга Чаллыда бирергә туры килә. Ике түбәнкамалы математика биремнәрен чишәчәк, ә икесе рус теле буенча тест үтәчәк.