^«Азатлык» радиосының семинары узды

^«Азатлык» радиосының семинары узды

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Кичә Казанда «Азатлык» радиосы татар-башкорт редакциясе хәбәрчеләренең семинары булып узды. Анда Прагадан «Азатлык» радиосы җитәкчесе Фәрит Иделле (Аги) һәм «Азатлык»ның Башкортстан, Татарстан, Кырым, Мәскәү, Санк-Петербург, Комсомольски-на-Амуре, Мордовия, Екатеринбург, Ульяновски, Чиләбе, Чуашия, Ижевски, Омски, Оренбургтагы хәбәрчеләре катнашты.

Семинарда «Азатлык» радиосының эшчәнлеге, ягъни тыңлаучыларга сыйфатлырак һәм объективрак хәбәр җиткерү, киләчәк планнар турында сүз барды.

Фәрит Иделле хәзер халыкның мәгълүмат алу мөмкинлеге киңәюен билгеләп узды, һәм хәбәрләрнең бик тиз искерүен әйтте. Бу исә мультимедиянең югары темплар белән үсеш алуына бәйле. Фәрит Иделле хәбәрчеләргә фактларга таянырга кирәклегенә басым ясады. «Азатлык» радиосы биргән хәбәрләр объектив һәм нигезле булырга тиешлеген әйтте. «Радионың төп бурычы – кеше хокуклары, демократия һәм кеше кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән мәгълүмат бирү», - диде ул. Бәлки шул нисбәттәндер, мәгълүмат алу мөмкинлеге артуга карамастан, «Азатлык» радиосы үз тыңлаучыларын саклап калган. Моны социологик тикшерүләр күрсәткән. «Бу бик яхшы күренеш. Һәм моның өчен барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт белдерәм», - диде Фәрит Иделле. Шулай ук семинарда киләчәккә планнар каралды, тапшыруларны яхшырту буенча юнәлешләр билгеләнде.

«Азатлык»ның төбәкләрдәге хәбәрчеләре шулай ук үзләрендә булган проблемалары турында сөйләделәр. Екатеринбургтан Фәвия Сафиуллина «Азатлык»ны милләттәшләребез кыска дулкыннан тыңлый алмавын, шуңа FM ешлыгына күчү мөмкинлекләре турында сорашты. Шулай ук иярчен тәлинкәләре аркылы тапшыруларны тыңлау, «Азатлык»ның дулкыннары үзгәрүе турында сүз барды.

Әйтергә кирәк, «Азатлык»ның 7 хәбәрчесе бу көннәрдә «Татмедиа» оештырган төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары конгрессында да катнашкан. «Оренбург» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Евразия» иҗади берләшмәсе җитәкчесе, шулай ук «Азатлык» хәбәрчесе Фирүзә Әпсәләмова һәм Мәскәүдән «Татарские новости» газетасы баш мөхәррире Ильяз Мөслимов махсус бәйгедә дә җиңгәннәр. Семинарда «Азатлык»ның Мәскәүдәге хәбәрчесе Нәзифә Кәримова конгресс вакытында барган түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар турында сөйләде.