Алабуга районында узган «Уылдык – 2006» операциясе барышында 22 җинаять эше кузгатылган

Алабуга районында узган «Уылдык – 2006» операциясе барышында 22 җинаять эше кузгатылган

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Татарстанның Алабуга районында «Уылдык – 2006» операциясе төгәлләнде. X республикакүләм «Уылдык» профилактик акциясе Татарстанда 25 апрельдә – балыкларның күпләп уылдык чәчү чорында башланган иде. Шул вакыттан башлап республиканың барлык елга-күлләрендә ятьмә һәм кармак белән балык тоту тыелды.

Алабуганың баш экологы Любовь Чумакова әйтүенчә, операция башланганнан алып барлыгы 22 җинаять эше кузгатылган. Законсыз балык тотучылар тарафыннан елгалар һәм сулыклар экологиясенә килгән зыян 30 мең 155 сум белән бәяләнә.

Браконьерлар ятьмәсенә, нигездә, чехонь, корбан балыгы, чабак, алабуга, густера, чөгә кебек балыклар эләгүен дә искәртик. Соңгысы аеруча кыйммәтлеләрдән санала. Татарстан елгаларында чөгә балыгы инде бик аз калган, ди экологлар.

Законсыз балык тотучыларны күбесенчә дәүләт комплекслы аучылык заказникларына керүче Нократ һәм Тойма кебек елгаларда тоткарлыйлар, диде Любовь Чумакова. Аларның күбесен балык тотуга тормышларының авыр булуы этәргән: бу кешеләр яки бик аз тәэмин ителгән яисә алар рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Алабуга елгаларында законсыз балык тоту белән җирле балыкчылар гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш шәһәр-районнарында һәм Удмуртия республикасында яшәүчеләр дә шөгыльләнгән.