news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Волынец балалар белән элемтәләре өзелгән гаиләләргә булышырга тәкъдим итте

Казан гимназиясенә һөҗүм иткән 19 яшьлек Илназ Галәвиев әлеге җинаятьне кылганчы әти-әнисе белән ачуланышкан һәм алардан аерым яши башлаган.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Ата-аналарның балалары белән элемтәләре өзелгән гаиләләр имин дип санала алмый. Мөгаен, аларны тиешле контрольгә алырга һәм ышанычны яңадан торгызуда ярдәм итәргә кирәктер. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикерен белдерде.

«Бездә ата-аналар исерткеч эчемлекләр белән мавыккан, асоциаль яшәү рәвеше алып барган семьяларны имин булмаган гаиләләр дип атыйлар. Чынлыкта әти-әниләр балалары белән аралашмаган, аларның проблемалары белән кызыксынмаган гаиләләр исә күләгәдә кала. Минем карашымча, бу дөрес түгел», - диде Волынец.

Ул искәртеп узганча, Казан гимназиясенә һөҗүм иткән 19 яшьлек Илназ Галәвиев әлеге җинаятьне кылганчы әти-әнисе белән ачуланышкан һәм алардан аерым яши башлаган. Аны шулай ук ТИСБИ каршындагы көллияттән дә куганнар, ул беркайда да эшләмәгән.

«Без Галәвиевнең әти-әнисе белән әле аралашмадык. ТИСБИ каршындагы көллият укытучылары Галәвиевне үрнәк укучы буларак телгә ала. Ул начар укымаган, мөгаллимнәр һәм төркемдәшләре белән мөгамәләсе яхшы булган. Гаилә беркайчан да исәптә тормаган һәм беркайчан да хокук сакчыларының күз уңына эләкмәгән. Аңа карата шикаятьләр килмәгән», - дип хәбәр итте Волынец.

Аның сүзләренчә, гаиләдәге каршылык егеттә тирән шәхси кризис башлануына сәбәпче булырга мөмкин һәм ул фаҗига белән тәмамланган.

11 май көнне Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм булды. 7 укучы һәлак булды, 18 бала яраланды. Балалардан тыш, тагын ике хезмәткәр һәлак булды, өч педагог Казан хастаханәләрендә дәвалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100