Татарстанлылар медицина битлекләренә бәяләр артуга зарлана

ТР буенча Федераль антимонополия хезмәте идарәсенә шәхси саклану чараларын ваклап сатучыларга 37 шикаять килде.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстан монополиягә каршы федераль хезмәтенә медицина битлекләре һәм перчаткалар сатучыларга шикаятьләр килә. Бу хакта Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«12 майга идарәгә ваклап сатучылардан бәяләр арту һәм медицина битлекләре кытлыгы буенча гражданнардан 36 мөрәҗәгать, шулай ук медицина перчаткаларына бәяләр арту факты буенча бер шикаять керде», — диелә хәбәрдә.

Федераль антимонополия хезмәтенең ТР идарәсендә перчаткага бәя дәүләт тарафыннан җайга салынмый, дип аңлаттылар. Ягъни хуҗалык итүче субъектлар, ихтыяҗга һәм тәкъдимгә карап, сатыла торган продукциягә бәяләрне мөстәкыйль билгеләргә хокуклы.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта саклау чаралары һәм даруханәләрдә аларның булу-булмавы белән хәл тотрыклана. Республика дәрәҗәсендә медицина битлекләре запасларын даими тулыландыру, аларны кулай бәядән сату мөмкинлеге турында карарлар кабул ителде.