Түбән Кама чакырылыш егетләре Covid-19 инфекциясенә ике тапкыр тест ясатачак

Түбән Камада язгы чакырылыш башланды.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). 12 майда Түбән Камада язгы чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Чакырылыш егетләре җыелу пунктында короновариус инфекциясенә ике тапкыр тест ясатачак. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр мэры Айдар Метшин сүзләренчә, хәрби комиссариат барлык саклык чаралары белән тәэмин итә.

«Буревестник» транспорт оешмасы белән чакырылыш егетләре өчен бирелгән транспортны дезинфекцияләү турында килешү имзаланган.

Армиягә алынган егетләр хәрби частька барып җиткәч, ике атна карантинда булачак.

«Үзизоляция режимына карамастан, чакырылышны алдагы еллардагы кебек югары дәрәҗәдә үткәрү безнең бурыч», — диде Айдар Метшин.