Путин әйткән түләүне алу өчен баланың опекуны белән шәхсән очрашу таләп ителә

«Күп функцияле үзәкләргә чират булмасын өчен, без ата-аналарны электрон хезмәтләрдән файдаланырга өндибез, ләкин опекуннар белән шәхсән очрашырга туры киләчәк», — диде Светлана Гайдук.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балалы гаиләләргә дәүләттән бирелә торган түләүләр мәсьәләсе буенча баланың опекуны күп функцияле үзәккә яки Пенсия фонды бүлекчәсенә шәхсән үзе килергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.

«Гаризаны электрон вариантта баланың я әтисе, я әнисе генә бирә ала. Опекуннар Пенсия фонды бүлекләренә, я күп функцияле үзәкләргә үзләре килергә тиеш. Гражданнар алдан язылу буенча кабул ителә», — диде белгеч.

Димәк, әгәр баланың законлы вәкиле опекун икән, аның паспорты, опекун таныклыгы, баланың туу турында таныклыгы белән килүе сорала.

«Күп функцияле үзәкләргә чират булмасын өчен, без ата-аналарны электрон хезмәтләрдән файдаланырга өндибез, ләкин опекуннар белән шәхсән очрашырга туры киләчәк». — диде Гайдук.

Яңа бер тапкыр бирелә торган ун мең сум акчага гариза федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелә.

Ана капиталына хокук булган гаиләләргә бирелә торган айлык 5 мең сумга гаризаны я Пенсия фонды сайты аша, я Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында бирергә дә була.