420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Әлки, 13 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Базарлы Матак эшмәкәре Орхан Пашаев өлкән яшьтәге 22 авылдашына җиләк-җимеш тутырылган пакетлар өләште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ялгыз яшәүче, аз керемле пенсионерлар күчтәнәчләрне рәхмәт сүзләре белән кабул итте.
«Мондый игелекле гамәлләр бик хуплана. Рамазан аенда аларның әҗер-савабы да күбрәк. Ураза вакытында гына түгел, һәр көнне күршедәге, авылыбыздагы ялгыз өлкәннәргә, авыруларга игътибарлы булсак, булдыра алганча ярдәм итеп торсак иде», — ди район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев.