Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары арасында коронавирус белән авыручылар юк

Биш парламентарийда коронавирус ачыкланган, аларның берсе хастаханәдән терелеп чыккан.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары яңа Covid-19 инфекциясен йоктырмаган. Бу хакта республикадан парламентарий Айрат Фәррахов сөйләде.

«Барысы да сәламәт. Миндә безнең депутатларның кайсыдыр авырый дигән мәгълүмат юк. БДБ эшләре буенча комитет башлыгы Леонид Калашников терелеп хастаханәдән чыкканын беләм», — дип җавап бирде Айрат Фәррахов, Covid-19 йоктыручылар арасында Татарстаннан парламентарийлар бармы дигән сорауга.

Элегрәк билгеле булганча, парламентның түбән палатасының биш депутатында коронавирус расланган иде. Яңа очраклар турында Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин пленар утырышта хәбәр итте. Авырган биш кешенең өчесен хастаханәгә салганнар, бер депутат терелеп чыккан.

Моңа кадәр яңа коронавирус инфекциясен өч депутат — БДБ эшләре буенча комитет башлыгы Леонид Калашников, Халыкара эшләр комитет рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Новиков һәм Дәүләт Думасында Тверь өлкәсеннән депутат Светлана Максимова йоктырган иде.