Апасның Шәмбалыкчы авылында ике йорт файдалануга тапшырылды

Арендалы торак төзелеше 2017 елда башланды.

(Апас, 13 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева).Апасның Шәмбалыкчы авылында «Ибраһимов һәм К» хуҗалыгында «Арендалы торак» программасы буенча ике йорт файдалануга тапшырылды. Ачылу тантанасында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Арендалы торак төзелеше 2017 елда башланды. Шушы авылда ике йорт салынды. Анда терлекчелек белгечләре яши. Әлеге ике йортны 2019 елда тагын сорап алдылар. Хуҗалыкка белгечне кайтарыр өчен уңай яшәү шарты булдырырга кирәк.

«Бу йортта яшәү һәм эшләү өчен барлык шартлар да булдырылган. Бу йортка гаиләсе белән ясалма каплату белгече кайтачак. Без аңа яхшы эш хакы бирәбез. Аренда да, утка, суга, телефон, интернетка түләми. Үзенә йорт салып чыга ала. Ә бу йортларга башка белгечләр кайта. Беренче башлап җибәрү өчен менә дигән шартлар», — дип таныштырды хуҗалык җитәкчесе урынбасары Зөфәр Ибраһимов.