Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда һава торышы 15 майдан ук үзгәрә башлаячак
Атмосфера фронтлары республикага яшенле, бозлы яңгыр алып киләчәк.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда һава торышы 15 майдан ук үзгәрә башлаячак. Атмосфера фронтлары республикага яшенле яңгырлар, боз һәм көчәючән җил алып килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы иртәгә, 14 майда, төбәктә кыска вакытлы яшенле яңгырлардан тыш, җилнең секундына 15-18 метрга (урыны белән секундына 22 метрга) кадәр көчәю мөмкинлеген хәбәр иткән иде. Шулай ук боз яварга мөмкин. Чәршәмбе көнне исә, 15 майда, секундына 17-22 метрга кадәр өермәле җил көтелә. Ә пәнҗешәмбе, 16 майда җил тизлеге секундына 24 метрга җитүе ихтимал.
Шул ук вакытта температура фоны түбәнәя башлаячак: 15 майда көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылына, ә 16 майда инде җылылык +21..+26 градус кына булачак.
Алдан фаразлаулар буенча, җомга көнне, 17 майда, һава температурасы +12, +17 градуска кадәр төшәчәк. Бу көнне кабат яшенле яңгыр булуы ихтимал. Шимбә көнне, 18 майда, салкынаю дәвам итәчәк. Төнлә термометр баганалары+2 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава температурасы +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз