Россиядә киләсе озын яллар ноябрь аенда була

Россия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан өч көн ял була.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Быел чираттагы озын яллар ноябрьдә була. Бу турыда Россия Хезмәте министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

"Киләсе озын яллар ноябрь аенда Россия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан була. 2-4 ноябрь ял көне дип игълан ителгән", диелгән бу хәбәрдә.

Россия көне уңаеннан, 12 июньдә бер көн ял була.