Казанда колаксыз туган дүрт яшьлек малайга матди ярдәм җыялар

Операция 27 ноябрьгә билгеләнгән.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казанда яшәүче дүрт яшьлек Роман Константиновның әнисе битараф булмаган кешеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Малайның колагы һәм ишетү юллары юк. Аңа дәвалану өчен акча кирәк.

Роман 2014 елның 16 маенда туган. Табибларда тумыштан килгән аномалия турында бернинди мәгълүмат та булмаган һәм балага инвалидлык та рәсмиләштерелмәгән. Хәзер бала тоткарлык белән үсә. Өч яшьтә проблемалар килеп чыга башлый. Бала бик еш кабатлап сорый, сөйләшә торган кешегә уң колагы белән борыла.

«Рома урамда бик начар ориентлаша – машинаның кайсы яктан килүен, минем аны кайсы яктан чакыруымны аңламый», - дип сөйләде аның әнисе Надежда.

Кызганычка каршы, Россиядә әлеге диагноз буенча операцияләр уздыру тәҗрибәсе зур түгел. Ә Кушма Штатларда андый сабыйлар белән эшләү тәҗрибәсе 15 елдан артып китә. АКШта «Медпор» ясалма материалыннан комбинацияле операция эшләнә. Чит ил табиблары уңай фараз биргән. Операция бәясе 5,7 млн сум тәшкил итә.

Надежда балаларын ялгыз тәрбияли. «Бала сәламәтлеге өчен ялгыз гына көрәшүе бик авыр. Мин сабыема операциягә барырга һәм сәламәт булырга ярдәм итүегезне үтенәм», - дип мөрәҗәгать итте Казан халкына малайның әнисе.

Операция агымдагы елның 27 ноябренә билгеләнгән. Акча җыю өчен реквизитларны социаль челтәрләрдә белергә була.