Чирмешәннән җиде яшьлек бала шигырь укучылар бәйгесендә икенче урынны алган

Конкурсны уздыруның төп максаты – үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышы батырлары өчен горурлык хисе тәрбияләү.

(Чирмешән, 13 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Татарстан Юстиция министрлыгы һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең балалары арасында “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгесендә Чирмешән районыннан 7 яшьлек Кәрим Минапов икенче урын яулаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

-Кәрим бу бәйгедә былтыр да катнашкан иде, - ди Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы консультанты Ләйсән Минапова. – Аның инде тәҗрибәсе бар, ул “Йолдызлык” фестиваленда да үзен сынап карады.

Призлы урыннар алучылар дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булганнар.

“Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгеләре ТАССР Юстиция халык комиссариаты оешуга 100 ел тулуны һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында уздырылган.

Конкурсны уздыруның төп максаты – үсеп килүче буында совет халкының Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары өчен горурлык хисләре тәрбияләү, Ватан тарихына кызыксыну уяту һәм балаларның сәләтләрен ачу.