Чирмешән районының иң олы кешесе вафат

Гыйнварь аенда аңа 101 яшь тулган иде.

(Чирмешән, 13 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Лашманда районның иң олы кешесе Нәхтимә әби Зыятдинованы соңгы юлга озаттылар, аны авыл зиратында җирләделәр. Гыйнварь аенда аңа 101 яшь тулган иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 Гомере буе колхозда эшләгән, күп авырлыклар күргән, тугыз бала тәрбияләп үстергән. Аның 18 оныгы, 33 оныкчыгы, хәтта сигез оныкчыгының балалары бар.