Буада соңгы дүрт айда йөзгә якын бала туган

44 пар никахын законлы рәсмиләштергән, 32 пар аерылышкан.

(Буа, 13 май, "Татар-инфом", "Байрак"). Быел ел башыннан алып дүрт ай эчендә Буада 99 бала туган. Аларның 54е шәһәрдә туган, ә 45е - авылда.

 Шул ук вакыт арасында 219 кеше үлгән. 77 кеше – шәһәрдә, 142 – авылда.

44 пар никахын законлы рәсмиләштергән, 32 пар аерылышкан.