13 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Әстерханда Сабан туе-2017 узды, Татарстан мөфтие Азәрбайҗанга барды, "Тулпар" Сабан туе билгесе Чабаксарга күчте, Т.Миңнуллин әсәре яңача куела.

Рөстәм Миңнеханов Әстерханда Муса Җәлилгә һәйкәл ачты. / Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин да катнашты.



Марат Әхмәтов: “Иң яхшы уҗымнар - Кайбычта”. /Кайбыч игенчеләре быел 100 мең тонна ашлык үстерүне максат итеп куя.



Татарстан мөфтие Азәрбайҗан Президентының рәсми кабул итү чарасында катнашты. /Кабул итү Бакуга килгән ислам дәүләте вәкилләре хөрмәтенә үткәрелде.

Татарстанлы Раил Нургалиев - Әстерханда узган федераль Сабан туе- 2017 Батыры. / Милли көрәш буенча Әстерханда төп бүләкләрне ике татарстанлы һәм бер әстерханлы алды.

Сабан туе билгесе «Тулпар» Чуваш Республикасына тапшырылды./ Чабаксарда федераль Сабан туе 2018 елда узачак.


 

Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Super кияY» премьерасы куела - Нурбәк Батулла. /Яңа спектакльдә татар альтернативасы вәкилләре Оscar c7c5 Казан төркеме җырлары яңгыраячак.