ТР парламенты Телләргә кагылышлы Европа хартиясен раслауны сораган мөрәҗәгать әзерләде

ТР Дәүләт Советы, илдәге милли белем бирү өлкәсендәге вәзгыятькә карата җитди борчылу белдереп, аны хәл итү юлларының берсе итеп РФ тарафыннан 2001 елда имзаланган “Төбәк телләре һәм азчылык телләренең Европа хартиясе”н раслауны күрә
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан республика парламенты депутатлары РФ Президенты Д.Медведевка, РФ Хөкүмәте рәисе В.Путинга, РФ Федераль Җыены Федерация Советы рәисе С.Мироновка, РФ Дәүләт думасы рәисе Б.Грызловка Төбәк телләре һәм азчылык телләренең Европа хартиясен раслауны сораган мөрәҗәгать проектын ђзерләде. Бњген әлеге проектны ТР Дђњлђт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мђсьђлђлђр комитеты утырышында карадылар.
Билгеле булганча, Хартия 2001 елның маенда Россия Федерациясе тарафыннан имзаланган иде. Аныћ хәзер Россия парламенты тарафыннан да хуплануы зарур. Комитет рәисе Разил Вђлиев сњзлђренчђ, Хартия расланган очракта, телләрне саклау балән бәйле књп мђсьђлђлђрне хђл итү җиңеләячәк.
Очрашуда аћлашылганча, Россиядђ Хартияне раслау буенча эш алып барыла. Бу мђсьђлђ белђн РФ Тљбђклђр њсеше министрлыгы шөгыльләнә. Ђ Европа Советы Россиягђ бергђлђп эшлђргђ – килђсе елда Дагыстан белђн Мордовия Республикаларында Хартиянең нигезләрен тормышка ашыру буенча эксперимент оештырырга тђкъдим иткђн. Татарстан да бу чараларда катнашырга телђп, РФ Төбәкләр үсеше министрына махсус хат белән мљрђќђгать иткђн. “Безнең республикада “Телләр турында”гы законны тормышка ашыру, телләрне үстерү буенча бик күп эшләр эшләнә”, - диде рәис.
“Татарстан Республикасында милли традицияләрне һәм мәдәниятларны, төрле милләтләрнең туган телләрен саклау өчен барлык мөмкин булган шартлар тудырыла. ... Әмма Россия Федерациясенең аерым субъектларының көче һәм казанышлары гына бөтен ил дәрәҗәсендә милли үзенчәлекләрне, телләрне һәм мәдәниятларны саклау буенча хәлне яхшырту өчен җитәрлек түгел. Аерым алганда, тел өлкәсендәге милли мәнфәгатьләрне бәяләп бетермәүнең хәвефле нәтиҗәсе булып РФдә милли мәктәпләрне күпләп ябу тора.
... Дәүләт белем бирү стандартында өч компонентлы структураны һәм дәүләт (йомгаклау) аттестациясен туган (рус булмаган) телләрдә узуны бетерү инде алдагы елларда туган (рус булмаган) телләрдә белем бирүче мәгариф учреждениеләренең сизелерлек кыскаруына китерәчәк.
…Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, илдәге милли белем бирү өлкәсендәге вәзгыятькә карата җитди борчылу белдереп, аны хәл итүнең нәтиҗәле юлларының берсе итеп РФ тарафыннан 2001 елның маенда имзаланган “Төбәк телләре һәм азчылык телләренең Европа хартиясе”н раслауны күрә.
...Кызганычка каршы, Хартияне раслау мәсьәләсен озакка сузу аерым федераль һәм төбәк ведомстволары тарафыннан РФнең күпмилләтле халкының конституцион хокукларын санга сукмау билгесе буларак кабул ителә башлый. Халыкларның телләрен яклау буенча гомумтанылган халыкара хокук нормаларын тормышка кертү, Төбәк телләре һәм азчылык телләренең Европа хартиясенә кушылу - Россия, анда яшәүче барлык милләтләр мәнфәгатьләрендә.
Россия – Европа державасы, Европа Советы әгъзасы. Хартияне тизрәк раслау, һичшиксез, илебезнең абруен күтәрәчәк һәм аның Европадагы һәм дөньядагы сәяси позицияләрен ныгытачак, Россия җәмгыятен консолидацияләүдә җитди фактор булачак һәм безнең Федерация халыклары арасындагы милләтара килешүне ныгытуга хезмәт итәчәк”, - диелә мөрәҗәгатьтә.