Ренат Акчурин: “Татарстан Россиядәге иң сәламәт республикаларның берсе”

Атаклы хирург Казан дәүләт медицина университетында Татарстанның медицина хезмәткәрләре алдында лекция укыды
(Казан, 13 май, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Казан дәүләт медицина университетының 195 еллыгына багышланган чаралар кысаларында башкалабызга атаклы хирург, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы Ренат Акчурин килде. Бүген ул Казан дәүләт медицина университетында Татарстанның медицина хезмәткәрләре алдында лекция укыды. Университетка сәфәре барышында академикны ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов озатып йөрде.
Лекция алдыннан Р.Акчурин журналистлар белән аралашты. Аның сүзләренә караганда, республикада уңай динамика күзәтелә, ул гомер озынлыгы буенча статистиканың яхшыруына китерәчәк. Татарстан хәзерге вакытта да Россиянең иң сәламәт республикаларыннан берсе санала, дип ассызыклады академик.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, үз чиратында, Р.Акчуринга Татарстанга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. “Ренат Акчуринның шәхси катнашы белән Казанда Россия Федерациясендәге иң яхшы учреждениеләрнең берсе – Төбәкара клиник–диагностика үзәге ачылды. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда күп санда югары технологияле операцияләр ясала. Якын көннәрдә Р.Акчуринның ярдәме белән шундый үзәкне Чаллыда ачу күздә тотыла”, – диде ул.
Журналистлар белән очрашканнан соң, Р.Акчурин медицина университетының актлар залында Татарстанның медицина хезмәткәрләре алдында лекция укыды. Ул йөрәктәге ишемия авыруын дәвалауда заманча хирургия технологияләре хакында сөйләде.