Мәскәү районы – Татарстан башкаласының иң чиста районнарыннан берсе

Серов урамындагы күл буенда җыелган чүп–чарны 5 йөк машинасы чыгарган
(Казан, 13 май, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, экология милициясе, “Татмедиа” агентлыгы хезмәткәрләре һәм Татарстанның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре Казанның Мәскәү районы территориясе буенча рейдка чыкты. Чара республикада 1 апрельдә старт алган шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту икеайлыгы кысаларында үткәрелде.
Рейдта катнашучылар беренчеләрдән булып Серов урамындагы үрдәкләр йөзеп йөргән сулык янында булды. Әле күптән түгел аның яр буйларында буш шешәләр, кәгазь һәм полиэтилен капчыклар, тәмәке төпчекләре аунап яткан. Мәскәү районы хакимиятенең торак–коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге башлыгы урынбасары Илья Коротихинның сүзләренә караганда, 3 мең квадрат метр мәйданны биләгән территориядән җыелган чүп–чарны 5 “КАМАЗ” машинасына көчкә–көчкә сыйдырганнар. Калдыкларны гомумшәһәр өмәсендә хакимият түрәләре, районда яшәүчеләр һәм якын–тирә мәктәпләрдә укучылар җыештырган.
Урицкий паркында рейдта катнашучыларны пөхтә итеп киселгән куаклыклар һәм яхшылап җыештырылган сукмаклар каршы алды. Биредә ватык шешәләр, шприцларның эзе дә юк. “Горводзеленхоз” хезмәткәрләре сулыктагы анда–санда аунап ятучы чүп–чарны гына җыеп алырга өлгермәгән. “Бу – узган бәйрәмнәрнең нәтиҗәсе, – диде Татарстанның табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Владимир Андрианов. – Биредә чүп савытлары, контейнерлар җитәрлек. Бары тик халыкның культурасы гына җитенкерәми”.
Рейдка нәтиҗәләр ясап, экология милициясе инспекторы Рәмис Низамов Мәскәү районы бүгенге көндә Казанның иң чиста районнарыннан берсе, дип ассызыклады.