Казанның “Әмәт” метро станциясендә кадрлар әзерләү лицееның Ачык ишекләр көне уза

Чарага өлкән сыйныф укучылары һәм эш эзләүче казанлылар чакырыла
(Казан, 13 май, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). 20 май көнне 10.00 сәгатьтә “Әмәт” метро станциясендә җир өсте һәм җир асты электр транспорты өчен белгечләр әзерләүче профиль лицееның Ачык ишекләр көне узачак.
Биредә үк әлеге чараны үткәрүче “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре белемнәрен арттыра. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары Шамил Гыйльманов хәбәр итте.
“Метроэлектротранс” предприятиесенең профиль лицее 21 һөнәр буенча белгечләр әзерли. Биредә трамвай, троллейбус, җир асты поездларын йөртүчеләр генә түгел, көйләүче, фрезерчы һәм башка һөнәр ияләре күнекмә уза. Лицей базасында кыска вакытлы программа буенча укырга мөмкин.
Соңгы вакытта “Метроэлектротранс” предприятиесе төрле профиль белгечләренә кискен ихтыяҗ кичерә. Шунлыктан Ачык ишекләр көнен үткәрергә булганнар да инде. Дөрес, чара лицейның үзендә түгел, ә “Әмәт” метро станциясендә узачак. Анда лицейның эшчәнлеге турында сөйләүче төрледән–төрле күрсәтмә әсбаплар урнаштыру күздә тотыла.