Халыкара балаларны яклау көнендә ТРда “Беренче канал” катнашында зур хәйрия акциясе уза

ТР Президенты республикада бу юнәлешнең алга таба дәвам итеп, яңа формалар алачагына ышаныч белдерде
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстанда республика Хөкүмәтенең “Беренче канал” белән берлектә оештырган масштаблы хәйрия чарасы узачак. Бүген аның хакында Казан Кремлендә Президент Минтимер Шәймиев рәислегендә узган Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышында җентекле сөйләшү булды. Утырыш эшендә “Беренче канал” ААҖ генераль директоры урынбасары Олег Вольнов белән каналның “Сәламәтлек” тапшыруы авторы һәм алып баручысы Елена Малышева да катнашты.

Олег Вольнов хәбәр итүенчә, Казанга әлеге акцияне уздырырга телеканал хезмәткәрләре, эстрада, спорт “йолдызлары”н берләштергән зур десант килүе көтелә. “Яңалыклар” һәм “Хәерле иртә!” тапшыруларының иҗат төркемнәре берничә көнгә иртәрәк килеп, республикада алып барылучы хәйриячелек эше, балаларга ярдәм кулын сузучы “алтын” йөрәкле кешеләр турында материаллар әзерләячәк. “Безнең бурыч- төбәк җитәкчелегенең һәм бизнесның балалар өчен нәрсә эшләве турында бөтен илгә сөйләү”, -дип белдерде генераль директор урынбасары.

“Беренче канал” Балаларны яклау көненә багышланган мондый хәйрия акциясен төбәкләрдә инде җиденче тапкыр уздыра. Бу юлы Татарстандагы чаралар ике этапка бүлеп үткәрелә. Көннең беренче яртысында телеканал вәкилләре хәйриячеләр белән бергә балалар учреждениеләрендә хәйрия чараларында катнашачак. Ә кич белән акциягә зур концерт нокта куя. Быел акция кысаларында тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен махсус чара оештырылачак.

Президент Минтимер Шәймиев белдергәнчә, балалар өчен уртак көч белән оештырылучы бу хәйрия акциясе әлеге өлкәдә яңа омтылышларга старт бирәчәк. Президент Татарстанда бу юнәлешнең алга таба дәвам итеп, яңа формалар алачагына ышаныч белдерде.