news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада балалар өчен экстремаль спорт клубы ачылды

Балалар белән квалификацияле тренерлар шөгыльләнә.

Түбән Камада балалар өчен экстремаль спорт клубы ачылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада «Extreme kids» балалар спорт клубы ачылды. Ул «Эссен» сәүдә үзәгендә (Төзүчеләр пр., 55) урнашкан.

Биредә 2 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар ролик, скейтборд, лонгборд һәм велосипедларда йөрергә өйрәнәчәк. Балалар белән квалификацияле тренерлар шөгыльләнә. Март аенда алар Новосибирск шәһәрендә укып кайтты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Яңа спорт клубында өлкәннәр дә балалары белән бергә буш вакытларын үткәрә алачак. Роликлар, скейтбордлар һ.б. арендага алырга, шулай ук үз спорт инвентарьларың белән килергә дә мөмкин.

Әлеге проектның бәясе — 3,5 млн сум. Ул профессиональ велоузышчы, Россия чемпионы Артем Овечкин тарафыннан оештырылган «Extreme kids» мультиспорт клублары челтәре кысаларында тормышка ашырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100