420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Салмачы торак массивы территориясендә хайваннарда котыру авыруына кагылышлы вазгыятьнең имин булмавына бәйле рәвештә карантин кертелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 апрельдә шул хакта Указны имзалаган.
Әлеге карар хайваннарда котыру авыруы ачыклану һәм аның Татарстан Республикасы торак пунктларында таралу куркынычына бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең 1993 елның 14 маендагы «Ветеринария турында»гы законы нигезендә чыгарылган.
Салмачы торак массивы территориясендә карантин гамәлдә булган чорда түбәндәгеләр тыела:
Тиешле чаралар үтәлгән шартларда, хайваннарда котыруы авыруы теркәлгән соңгы очрактан соң ике ай узгач, карантинны гамәлдән чыгарылачак.
Хайваннарда котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын эшләү һәм раслау, шулай ук аның гамәлгә ашырылуын тәэмин итүне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә, Указның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына йөкләнә. Указ аны имзалаган көннән үз көченә керә, диелә документта.