news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда изоляция режимын бозган 33 кешегә 15 мең сумлык штраф салынган

Барлыгы 280 беркетмә төзелгән.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда изоляция режимын бозган 33 кешегә 15 мең сумлык штраф салынган. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.

«Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә закон бозган өчен, 280 беркетмә төзелгән, аларның 83е район судлары тарафыннан каралган. 33 кеше 15 мең сумлык штрафка тартылды, 29 кешегә 7,5 мең сумлык штраф бирелде, өч кешегә кисәтү ясалды», — диде ул.

Гадәттән тыш хәл яки аның килеп чыгуы буенча куркыныч янаганда, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре үтәлмәгән өчен, 197 беркетмә төзелгән. 53 е судта каралган. Штраф суммасы 1 мең сумнан 15 мең сумга кадәр.

Валерий Саматошенков әйтүенчә, 60 үсмер бала урамда олылардан башка йөргән. Аларның әти-әниләре балаларны тәрбияләү вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Балалар сәламәтлегенә зыян килүне кисәтү чаралары үтәлмәгән өчен җиде ата-ана җаваплылыкка җәлеп ителгән.

Хокук саклау органы вәкиле 11 апрельдән кешеләрнең урамда йөрүләрен тикшерү буенча даими рейдлар уздырылганын искәртте. Ике тәүлектә 1800 машина, 1200 гражданин тикшерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100