Илсур Метшин: Иртәгә чикләүләр бетсә дә, кичәге көнгә кайтмыйбыз

Казан мэры эшләргә рөхсәт бирелгән предприятиеләрдә коронавирустан саклану чаралары үтәлеше катгый булырга тиешлеген әйтте.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, коронавирус белән бәйле изоляциядән эшкә чыгу, элекке актив тормышка кайту бик әкрен генә барырга тиеш. «Иртәгә чикләүләр бетсә дә, кичәге көнгә кайтмыйбыз», — диде ул Казан мэриясендә утырышта.

«Бер үк мизгелдә бөтен предприятиеләр, концерт заллары, фитнес заллар ачылмаячак. Кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә дә эшләргә рөхсәтнең кайчан биреләчәгенә колак салу мөһим. Кемгәдер рөхсәт бирелсә дә, шул ук Кытай тәҗрибәсе күрсәтә, саксызлык чараларын үтәмәсәң, икенче дулкын да булырга мөмкин. Җәй кисәк килмәячәк, дүшәмбе иртән уяндык та, элеккечә була түгел, актив тормышка әкрен генә кайтачакбыз», — диде Метшин.

Производство предприятиеләрендә саклык чаралары үтәлеше мөһимлеген ассызыклады. Мэр фикеренчә, ирек бирүнең тискәре ягы да булырга мөмкин, шуңа күрә җаваплылык кирәк. «Роспотребнадзор һәм профессионал белгечләр фикеренә таянып, иртәгә эшкә чыгучыларга күрсәтмәләр әзер булырга тиеш», — диде.

Илсур Метшин җәмәгать урыннарында, торак фондта, лифтларда үзеңне ничек тоту чаралары да гел искәртелеп торырга тиешлеген, бүген күпчелек бу чараларга җаваплы караганын әйтте.

Ул, шулай ук, Интернетта ялгыш мәгълүматлар күп булуын билгеләп узды. «Массакүләм мәгълүмат чараларында белгечләр фикере һаман күбрәк чыга, бу тәҗрибәне дәвам итегез. Безнең халык профессионалларны күбрәк ишетсен», — диде.