420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чүпрәле, 13 апрель, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы үзәге урамнары көн саен махсус эретмә белән эшкәртелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Аңлавыгызны сорыйбыз. Санитар эшкәртү кешеләр һәм үсемлекләр өчен куркынычсыз, ә вируска каршы көрәштә файдасы гаять зур», — дип язган Инстаграмда район башлыгы Марат Гафаров.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районында коронавирус таралуны булдырмау буенча күп чаралар күрелә.