Бөгелмәдә мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары китерәләр

Аларны халыкны социаль яклау органнарында теркәлгән һәркем алачак.

(Бөгелмә, 13 апрель,"Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә һәм районда коронавирус аркасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында гражданнарның якланмаган категорияләренә социаль ярдәм күрсәтелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

10 апрельдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен яшьләр үзәге базасында оештырылган волонтерлар штабында булды. Алар — авыр тормыш шартларына тарыган һәм социаль яклаучысыз хәлдәге гаиләләр, шулай ук «Радуга»социаль ярдәм үзәге ярдәмен тоеп, ялгыз яшәүче гражданнар.

«Шәһәрдә һәм районда коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча барлык чаралар күрелә. Азык-төлек җыелмаларын җыю оештырылды, алар инде мохтаҗ гаиләләргә җибәрелә. Безнең бурыч — мондый кешеләргә авыр вакытта ярдәм итү. Мин сәүдә челтәрләренә, җирле товар җитештерүчеләргә, безнең чакыруга җавап биргән һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт әйтәм», — диде Линар Закиров.

 Хәйрия чарасында азык-төлек кибетләре һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре катнаша. Җыелмага беренче чиратта кирәкле продуктлар — Бөгелмә 1нче ашлык продуктлары комбинаты, сөт комбинаты һәм 1нче икмәк заводы продукциясе, макарон, үсемлек мае, консервлар, шикәр һәм шәһәр кибетләре тәкъдим иткән башка продуктлар керде.

Адресатларга җыелмаларны волонтерлар һәм социаль яклау вәкилләре алып килә. Азык-төлектән торган 40 комплект инде гаиләләргә кайтарылган. Ярдәм мохтаҗларга биреләчәк. Моның өчен бернинди гариза да ясарга кирәкми —