Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Тимур Камалетдинов: " Бөек Ватан сугышы белән бәйле эшләрне без ел дәвамында алып барырга тиеш"

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышы булды

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышы булды. Анда 6 мәсьәлә каралды.

 

Иң элек, Яшьләр иҗтимагый палатасының кайбер әгъзалары әлеге оешмадан китәргә гариза язу сәбәпле, алар урынына яңаларын сайлап куйдылар. "Патриотик тәрбия бик зур роль уйный һәм бу өлкәдә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының өлеше искиткеч зур", - диде Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Тимур Камалтынов утырыш барышында һәм әлеге министрлыкның кайбер вәкилләре ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары тапшырылачагын игълан итте. Аларны исә чарада катнашкан ТР парламентының социаль мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе Светлана Захарова тапшырды.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы исеменнән әлеге министрлыкның балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усманов исә эзтабарлык отрядларында хезмәт куйган яшьләргә министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды. Утырышта ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мәгълүмати-аналитик эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Владислав Юранец Яшьләр иҗтимагый палатасының ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән үзара эшчәнлеге хакында сөйләде. Соңгы вакытта кешеләрнең, шул исәптән яшьләрнең дә, республиканың экологик халәтенә игътибарны арттыруын ассызыклады ул. Шулай ук "Чиста караш" ("Чистый взгляд") конкурсын оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткәнгә "Яшьләрнең иҗат академиясе" оешмасына рәхмәтләрен җиткерде. Моннан тыш, Владислав Юранец экология өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтен җанландырырга кирәклеген искәртте һәм моның өчен инде махсус сайт эшләнелүен һәм акцияләр планы булдырылуы хакында да хәбәр итте.

Утырышка килүчеләргә, "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов "Без булдырабыз! Без бергә!" иҗтимагый хәркәте хакында мәгълүмат бирде һәм Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзаларын әлеге хәрәкәткә кушылырга өндәде.

Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылачак проектлар планы белән дә кыскача танышты. "Җиңүнең 70 еллыгы бик мөһим дата һәм аңа инде санаулы көннәр генә калып бара. "Кадрлар резервы" проекты тарафыннан гына да Бөек Җиңүгә багышланган 130 дан артык социаль акцияләр уздырылды. Иҗтимагый яшьләр оешмасы "Безнең Җиңү" проектын, видеороликлар конкурсы уздыра, яшьләр иҗтимагый оешмалары бу юнәлештә төрле эш алып бара. Ел саен, 9 май якынлашканда, ветераннарга, Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгаларга игътибар ныграк юнәлтелә, әмма без бу эшне ел дәвамында алып барырга тиеш", - диде палата рәисе Тимур Камалетдинов һәм 9 май- Җиңү көне уңаеннан булачак кайбер акцияләр белән таныштырып узды. Ул хәбәр иткәнчә, 17 апрель көнне Казанның Мәңгелек уты янында "Хәтер вахтасы-2015" башлану тантанасы була. Быел Татарстан эзләнүчеләре Икенче Бөтендөнья сугышы барган 4 төбәккә юл алачак. Алар арасында Ленинград өлкәсе, япон сугышы барган Шумшу утравы һ.б. бар. 4 май көнне Казанның Җиңү паркында Хәтер аллеясына алмагачлар утырту планлаштырыла. Татарстан Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров исә әлеге оешма вәкилләренең 5 майда Мәңгелек утка чәчәкләр китерәчәге хакында хәбәр итте.

Утырышта, моннан тыш, "2014- 2020 елларда яшьләрнең һәм балаларның ялларын, савыктыруын һәм мәшгульлеген оештыру" профильле сменалар 2015 ел конкурсы хакында һәм 2015 елда ТРда халыкара яшьләр чаралары һ.б. хакында да сөйләшү булды.