Яшь гаиләләр өчен түләүсез мастер-класс оештырыла

Чаллыда бала тәрбияләргә өйрәтәләр

 (Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). 25 апрельдә Чаллының  “Орион” яшьләр үзәгендә шәһәребезнең яшь гаиләләре өчен түләүсез мастер-класс оештырыла. Аның кысаларында белгечләр бала тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, социаль ипотека белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр. Чарага яшьләр үзәгенең интернет сайты аша алдан язылу мөһим, дип игълан итте” Шәһри Чаллы” басмасы.