Татарстанда кискен эчәк инфекцияләре белән авыручылар саны 1 атнада 5 процентка арткан

100 мең кешегә 15,6 процент авыру туры килә

 (Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 6-12 апрельдә кискен эчәк инфекцияләре белән авыручыларның 439 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль  хезмәтнең ТР буенча идарәсе.

100 мең кешегә 15,6 процент авыру туры килә. Элеккеге атна белән чагыштырганда, авыручылар 4,8 процентка арткан.