«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында – транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында матбугат конференциясе

ММЧ вәкилләре чакырыла

 (Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 апрель сәгать 11дә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “2015 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр чорда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү” темасына багышланган брифинг була.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урыныбасары Артем Чукин, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИИ башлыгы Рифкать Миңнеханов, аның урынбасары Радик Рамазанов, «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесенең авыр йөкләр бүлеге башлыгы Руслан Гобәйдуллин журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

Искәртеп узабыз: быел 15 апрельдән 14 майга кадәр төбәк дәрәҗәсендәге автомобиль юллары буенча авыр йөк ташый торган транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә. Бу чара ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 10 мартында имзаланган 139 нчы карарында күрсәтелгән.

ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация узу өчен электрон адрес: pr@tatar-inform.ru.