Казанда “Dive safely! Легкой воды!” махсус проекты старт ала

Проект яшьләр арасында сәламәтлек саклауга, ВИЧ һәм башка авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 кысаларында сәламәтлекне саклауны пропагандалау һәм ВИЧны профилактикалау буенча “Dive safely! Легкой воды!” махсус проектын башлап җибәрүгә багышланган рәсми чара узачак.

Проект яшьләр арасында сәламәтлек саклауга, ВИЧ һәм башка авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Проект асылында сәламәтлекне саклау мәсьәләләрен алга сөрү өчен, халыкара дәрәҗәдәге спорт вакыйгасы мөмкинлекләрен куллану буенча инновацион алымнар ята, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә, проект кысаларында, танылган спортчылар, шоу-бизнес вәкилләре катнашында яшьләр өчен мәдәни һәм мәгълүмати-профилактик чаралар сериясен үткәрү планлаштырылган.

Әлеге рәсми чараның программасында: “Dive safely! Легкой воды!” проекты презентациясе; 16 нчы Дөнья чемпионаты кысаларында проектны уздырганда, партнерлар арасында килешү проектын имзалау тантанасы һәм башкалар бар. Килешүне ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, БМОның ВИЧ/СПИД буенча берләштерелгән программасының көнчыгыш Ауропада һәм Үзәк Азиядә төбәк офисы директоры Виней Салдана, Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров, “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Лилия Таишева имзалаячак.