Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
100дән артык татарстанлы Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә мөрәҗәгать иткән
Нигездә, мөрәҗәгатьләр сәүдә, финанс хезмәтләр һәм ТКХ хезмәтләренә кагыла
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 6-10 апрельдә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 120 татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Нигездә, мөрәҗәгатьләр сәүдә (30), финанс хезмәтләр (13) һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә (26) кагыла, шулай ук башка темалар буенча да 51 мөрәҗәгать булган.
Казанның федераль судьясы карары белән кулланучыларның косметик чаралар сату-алу килешүе буенча түләгән акча мәсьәләсендә дәгъвалары өлешчә канәгатьләндерелгән. Хәзерге чорда ведомствоның 236-94-11 номерлы "кайнар линия" телефоны аша 253 шалтырату кабул ителгән, алар буенча аңлатма һәм консультацияләр бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз