Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7500гә якын мөрәҗәгать ясалган

Ашыгыч ярдәм бригадалары инсульт кичергән кешеләр янына 174 тапкыр барган
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7500гә якын мөрәҗәгать ясалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 863 тапкыр җәмәгатьчелек урынына һәм 809 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган. Шул исәптән, 48 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә, анда 51 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән, 23 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган. Ашыгыч ярдәм бригадалары 12 тапкыр янгын булган урынга барган, анда 2 кеше зыян күргән, 1 кешенең гомере өзелгән. 48 тапкыр йөкле хатын-кызлар янына барганнар.
Авырулар буенча 5770 мөрәҗәгать ясалган, аларның 89 кискен миокард инфаркты, 174е – инсульт.