Уфада Мөселман хатын-кызлары оешмасы теркәлде

Оешманың рәисе итеп киң билгеле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрә һәм язучы Гүзәл Ситдыйкова сайланды
(Уфа, 13 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда мөселман хатын-кызлары оешмасы үз эшен башлый.
Әле Уфада мөслимәләр җәмгыяте рәсми теркәлү үтте. Оешманың рәисе итеп киң билгеле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрә һәм язучы Гүзәл Ситдыйкова сайланды.
Гүзәл Ситдыйкова Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның моңарчы ике чакырылыш сайлауларында депутат булып сайланган иде. Анда ул дин эшләре буенча комитетны да җитәкләде. Иң үзенчәлеклесе шул – Гүзәл ханым, дәүләт эшлеклесе булу өстенә, берничә ел элек Хаҗ сәфәрендә дә булып кайтты һәм шул хакта китап та язып нәшер итте.
Башкортстан мөслимәләре җәмгыятен яңадан тергезүнең зур әһәмияткә ия булуын Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхипҗамал” оешмасы җитәкчесе Гөлҗиһан Яһүдина да әйтә.
“Мөслимәләр җәмгыяте Башкортстанда, бигрәк тә яшьләр арасында, мәдәни-агарту, ислам диненең әхлакый нигезләрен аңлату, төрле секталар тәэсиренә дучар ителгән кешеләрнең хокукларын яклау, аларны психологик яктан реабилитацияләү эшчәнлеген алып барачак”, - ди Г. Яһүдина.
Яшьләрне наркомания һәм алкоголизм кебек социаль авырулардан яклау тәңгәлендә дә мөслимәләр җәмгыяте зур эш алып барырга ниятли.
Башкортстан мөселман хатын-кызлары оешмасын төзү тәкъдиме узган елда яңгыраган иде. Башкортстан җирлегендә мөселман хатын-кызлары оешмасы төзелүгә 100 ел тулуга багышлап, Уфада уздырылган фђнни-гамђли конференциядә тәкъдим ителде бу башлангыч.
Уфадагы Мөселман хатын-кызлары җәмгыятен 1906 елда ук бик тә гыйлемле татар хатын-кызлары, абыстайлар төзегән була. Ул хәрәкәтнең башында Мәрьям Солтанова кебек киң карашлы ханымнар тора. Бүгенге көндә Уфадагы бер мәдрәсә Мәрьям Солтанова исемен йөртә. Менә йөз елдан артык вакыт үткәч, Башкортстанда шушы җәмгыятьне яңадан тергезү ихтыяҗы туды. Мөслимәләр октябрь инкыйлабына кадәр булган мәдрәсәне кире үзләренә кайтару мәсьәләсен дә хәстәрли башлаган.