Татарстанда катарактага операцияне авыртусыз яңа технологияләр ярдәмендә ясауны үстерәләр

Бүген Казанның Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча укыту-методика үзәгендә “Катарактаны факоэмульсификацияләү” дип аталган тематик курслар эшли башлады
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанның Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча укыту-методика үзәгендә “Катарактаны факоэмульсификацияләү” дип аталган тематик курслар эшли башлады. Тантаналы ачылышта ТР офтальмалогия хастаханәсе баш табибы Айдар Әмиров, КДМАнең офтальмалогия кафедрасы доценты Александр Расческов һәм башка табиблар, Мәскәүдән килгән экспертлар катнашты. Татарстан Республикасында беренче тапкыр ачылган курслар 17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге курс офтальмолог-хирурглар өчен оештырыла һәм катарактаны факоэмульсификацияләү технологиясен үзләштергән югары квалификацияле белгечләр әзерләүне күз алдында тота.

Курсларны оештыручылар хәбәр иткәнчә, укыту программасы үз эченә катарактаны дәвалауда кирәк булган методикалар, теория һәм техник тәэмин ителеш буенча лекцияләрне ала. Яңа технологияне үзләштерүче табиблар үзенчәлекле курс кысаларында дуңгыз күзендә операция ясарга өйрәнә. Әлеге курслар өчен материалларны Алкон компаниясе тәкъдим итә. Уку барышында алар Казан шәһәренең әйдәп баручы клиникаларында булачак һәм реаль шартларда операция ясаганны күзәтәчәк.

Александр Расческов сүзләренчә, катарактаны факоэмульсификацияләү технологиясен кулланып, операция ясау авыруга бернинди читенлек китерми, ахырдан өзлегүләр 0,5-1 процент кына тәшкил итә. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, 2008 елда шушы технологияне кулланып, Республика офтальмалогия хастаханәсендә 3323 операция ясалган.

А.Расческов аңлатып үткәнчә, мондый операция кечкенә генә бер тишем аша ясала, аның аша катаракта кисеп алына һәм пациентка ясалма күз ясмыгы (хрусталик) куела. “Әлеге тишем күзгә зур зыян салмый. Операция наркозсыз гына 8-10 минут дәвамында бара, пациент бу вакытта бернинди дә авырту сизми. Операциядән соң бернинди чикләүләр юк, авыруны тернәкләндерү өчен аны эштән азат итү кирәк түгел. Бу методика төрле инфекцияләр керү һәм өзлегүләр куркынычын азайта”, - диде ул.

Алкон компаниясе тәкъдим иткән технологияләр операцияне сыйфатлы итеп ясарга мөмкинлек бирә. Өстәвенә яңа технологияләр диабет, бөер һәм йөрәк авырулы кешеләргә дә операция ясарга юл ача. “Бу төр операция хирургиянең мөмкинлекләрен киңәйтте һәм элек операция ясарга ярамый торган кешеләрне бәхетле итте”, - диде А.Расческов.

2008 елның көзеннән бирле Алкон компаниясе әлеге курсларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина академиясенең офтальмалогия кафедрасы һәм “Джонсон & Джонсон” ширкәте белән берлектә Казанның Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча укыту-методика үзәге базасында ачу эшен башлаган иде.

Алкон компаниясенең Россиядәге вәкиллеге генераль директоры Александра Третьякова белдергәнчә, бу курслар төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә кулланыш алыр дип көтелә. Мондый курсларны оештыру мәсьәләсе күптән инде өлгереп җиткән булган. Чөнки Россиядә катарактаны дәвалау буенча операцияләрнең 95 проценты иске методикалар ярдәмендә ясала. Шуңа күрә Алкон компаниясе Россиянең әйдәп баручы клиникалары белән әлеге курсларны оештыру буенча эш алып бара. Казанда ачылган курслар РФдәге курсларның өченчесе булып тора.

“Катарактаны факоэмульсификацияләү” дип аталган тематик курсларның беренче циклында Казан шәһәренең 8 белгече белем алачак. Оештыручылар 2009 елның ахырына кадәр тагын 3 цикл уздырырга ниятли.