Дәүләт хакимияте органнары башкарма комитеты белгечләре Казанга мобилизацион сборга җыела

Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең эшче төркеме урманнарда (торф ятмаларында) янгыннарны кисәтү һәм сүндерү буенча күрелә торган чаралар турында киңәшәчәк

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан дәүләт хакимияте органнары башкарма комитетларының мобилизация эше буенча белгечләре Казанга мобилизацион сборга җыелачак һәм бу чараны оештыруда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җаваплы. Шундый ук мобилизацион сбор 16 апрельдә Түбән Камада республиканың җирле үзидарәләре органнары белгечләре өчен дә уздыру ниятләнә.

14е көнне шулай ук «Казан» милли мәдәният үзәгендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында Республиканың сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасының пленум утырышын үткәрү дә планлаштырылган.

15 апрель көнне ТР Министрлар Кабинетында ТРның РОСТО (ДОСААФ) региональ оборона спорт-техник иҗтимагый-дәүләти оешмасының Республика советы президиумы рәисе Равил Моратов җитәкчелегендә утырышы үткәреләчәк. Казандагы 6 нчы кадет мәктәп-интернатында исә «ТРда кадетлык белеме бирүнең үсеше перспективалары» дигән темага кадет мәктәпләре һәм мәктәп-интернатлары директорларының республикакүләм семинары булачак.

14ендә Түбән Новгород шәһәрендә РФнең Гражданнар  оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү министрлыгының Идел буе региональ үзәге коллегиясе утырышка җыела. ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры Рәфис Хәбибуллин катнашында уздырылачак утырыш язгы ташу вакытында куркынычсызлык тәэмин итү һәм РФнең Идел буе федераль округы субъектлары территорияләрендә янгын куркынычы арту сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышлана. Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең эшче төркеме 18 апрельда Мамадыш районының Соколки бистәсенә күчмә утырышка җыелачак. Быел Татарстан территориясендә урманнарда (торф ятмаларында) янгыннарны кисәтү һәм сүндерү буенча күрелә торган чаралар турында сүз барачак әлеге утырышта аларны гамәлдә ни рәвешле кулланылышы күрсәтеләчәк.