Бүген Татарстандагы барлык 736 мең баланың 10 проценты - хроник авыру, 13 меңе - инвалид

SMS-хәбәр, почта аша акча җибәрү юлы белән дә ятим, инвалид балаларга ярдәм итәргә мөмкин

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстанда 736 мең бала санала, ягъни республика халкының 20 процентын балалар тәшкил итә. Ел саен республикада балалар саны 25 меңгә кими бара, сәламәт балалар саны да азая. Мәсәлән, хәзер балаларның 10 процентында җитди хроник авыру бар, 13 мең яшь татарстанлы рәсми рәвештә инвалид дип танылган. Республикада ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар 11,5 меңнән артык. Төрле ведомстводагы интернат учреждениеләрендә 1,1 мең бала яши, мәгариф учреждениеләрендә – 768, инвалид балалар өчен эшли торган интернат-йортларда – 171, балалар йортларында 173 бала гомер итә, кеше булып формалаша. «Татмедиа» агентлыгы, Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының мәгълүмат үзәгеннән алынган әлеге мәгълүматта әнә шундый саннар китерелә.

 Шушы «коры» фактларда балаларның китек язмышы, аларның ялгызлыгы, билгесез киләчәге шәйләнә, никадәренә ата-ана мәхәббәтен тою, әби-бабайга кунак булып кайтып төшүнең нәрсә икәнен белү мөмкинлеге булмавын, инвалидларның, авырулардан җәфаланганнарның хәлләрен аңлап, аларның тормышын әз генә булса да яхшырту, күңелләрен күрү максатында, ил күләмендә «Балалар»/«Дети» SMS-акциясе үткәрелә. Моның өчен 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә уздырылачак «Беренче канал» TV каналы белән берлектә «Без булдырабыз!» Республика хәйрия акциясе кысаларындагы чарада хәзердән үк катнашу, төгәлрәге, кәрәзле телефоннан 5075 номерына SMS-хәбәр җибәрү сорала. Нәтиҗәләр исә 1 июнь көнне чыгарылачак, ә SMS-хәбәр бәясе - нибары 30 сум. Чыбыклы телефон абонентлары исә 8-140 номерына шалтыратып, «1» кнопкасына басып 30 сум, «2» санына басып 50 сум, «3»кә басып 100 сум акчасын хәйрия итеп җибәрә алалар.

 Шулай ук «Без булдырабыз!» хәйрия акциясе буенча почта аша акча салып җибәреп тә була:

 «Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды,
420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт.
№40703810100020000999 в ОАО «Ак Барс» Банк.
К/с №30101810000000000805,
БИК 049205805, ИНН 1658079690 КПП 165801001
ОГРН 1061600052425
һәм «Мы можем!» дигән искәрмә язу зарур.