Түбән Камада иске велосипедларны ремонтлап, аз керемле гаиләләргә тапшырачаклар

«Велоизгелек» 2020 елдан бирле Россиянең 12 шәһәрендә эшли.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Велики» паркында «Велоизгелек» бөтенроссия проекты кысаларында иске велосипедларны кабул итү пункты эшли башлады. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә парк администраторы Рәис Шәехов яза, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

«Велодобро» проекты Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елдан бирле гамәлдә. Активистлар иске һәм файдаланылмый торган велосипедларны җыеп ремонтлыйлар һәм аз керемле гаилә балаларына тапшыралар», — дип ачыклык кертә Рәис Шәехов.

Рәис Шәехов сүзләренчә, «Велоизгелек»  2020 елдан бирле Россиянең 12 шәһәрендә эшли. Бу вакыт эчендә 3 меңнән артык велосипед ремонтланып, балаларга тапшырылган.

Түбән Камада кабул итү пункты Яшьлек урамы, 36г («Велики» паркы, сак бүлмәсе) адресы буенча эшли.

Элемтә өчен телефон: 8 917 271-34-66.